Кетдусов Сетдик Кетдусович.

Бу дөньяда адәм кешелекле булуы белән  матур.

 

 

 

    Кайчак әйтәләр: “Дөньяда кешеләр күп, ә адәмнәр аз диеп.” Бар шундыйлары, кайсылары кинәттен генә фикергә килеп төшәләр дә, йөрәккә һәм күңелгә  җылы бирәләр.

 Шундый адәмнәрнең берсе Кетдусов  Сетдик абый диеп әйтер идем.

Сетдик абыйны мин яшьтән бирле беләм. Әтием 1970 нче елларны келәтләр өстендә эшләгәнлек белән мин ул адәмне еш күрә идем анда. Ул яшь вакытында бик төз гәүдәле, туры осанкалы, корычка охшаган, матур урта яшьтәге егет иде.

 Кая гына эшләсә дә, ул эш сөюче, тырыш, эшнең җаен белеп, тәмен белеп дисәмдә ярый, эшли иде.

Үз гаиләсен, хозяйствасын һәрвакыт порядокта тотты. Тырышлыгы аркалый яхшы өй куйды. Гаиләсе өчен, оланнары өчен җанын да җәлләми торган иде. Хайваннар асрау- аның сөеп эшләнгән хезмәте. Нинди генә эш эшләмәсен- ул эшнең ахыры матур була иде.

Озак еллар буе машинада, Нива, Уазикта, председатель колхозны йөретте. Тормышта төрле көн булгандыр. Тик ул туры юлдан баручы, дөреслекле адәм булып яшәде. Һәрбер кеше белән чын күңелдән, кешене бүлдермичә итеп сөйләшүче адәм иде.

Әтием Мясум да аның кешелекле булуына бик зур бәя бирә иде.Кешегә кеше сүзе беркайчанда җиткерүче түгел иде диеп нык әйтә иде.

2007 елны, кайчан сайт ачылды гына, мин язган идем:  Сетдик абый, « водитель  предколхоза». Скромный, неконфликтный,  знающий свою работу человек. Его техника всегда была исправна и готова проехать через огонь, воду и болото”.

 Бер елны, дөресе1980 нче, без аның машинасы “Нива”да бардык Курмыш якларына, бер авылга. Асфальт юллары түгел, ә яңгыр явып, тез титен грязьле булган болото кебек юллар. Менә кереп киттек грязьнең күзенә-ни булсада кирәк иде безгә җитешергә авылга. Грязь машина бамперыннан да югары иде.Мин эчемнән уйлап барам: хәзерме грязьгә батабыз да -туктыйбыз, хәзерме. Тик аның  “Нива” машинасы әйтерсең дулкыннар өстендә, яисә суны ерып барган кебек, грязьне уртак ярып, барып җитте кирәкле урныбызга. Миңа бу эшләр бик ис китәрди күренде. Машина үзенең  хуҗасы кебек авырлыкларга бирешмәүче булып чыкты.

Тормыш көнендә дә Сетдик абый бернигә дә бирешми яшәде.

 Аның тормыш юлы минем өчен үрнәк. Андый әдамнәр авылда бар, бәлкем күп  түгел.

 Аның кешелекле булуыннан чыгып, тормыш көнендәге хезмәтләренә зур бәя биреп яздым шул рәтләрне. Шундый адәмнәр дөньяда күбрәк булса -бик яхшы булыр иде.

Соңгы тапкыры мин аның хәлен сорап, Гульзифа апа  белән 22 нче мартта телефонда сөйләштем. Кайнар йөрәгемнән чыккан  җылы сүзләремне  авылдашлар һәм  үземнең исемемнән Сетдик абыйга җиткердем. Аның яхшы адәм булуына рәхмәтләр укыдым. Кешегә үзе дөньяда булганда, аның шундый авыр вакытында, безнең исемнән әйтелгән җылы сүзләр бәлкем  бик кирәкле булгандыр диеп  уйлыйм. Тормыш көнендә озак еллар буе минем гаиләмә дә ярдәмле булып торды. Кемгә ул ярдәм итмәгәндер, шундый яхшы адәм бит иде.Барда Ходай каршында булсын. Безгә аны онытып куярга язмасын. Яхшы сүз белән искә алыйк иде.Амин.

М.Максут. 31.03.11 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

© nn7371

Бесплатный хостинг uCoz